Әлмәттә Шевроле Нива автомобиле йөртүчесе җәяүлене бәрдереп үтергән
Фаҗига Геофизик урамында булды.
20 мартта 10.25 сәгатьтә Геофизиклар урамы буенча 1 нче «Б» йорты каршында 1936 елда туган Шевроле Нива автомобиле йөртүчесе 1943 елда туган җәяүлене бәрдерә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, җәяүле юлны билгеләнмәгән урында чыккан.
Ханым алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.
Фото: ЮХИДИ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа