Әлмәт районында күршеләре әбине янгыннан коткарган
Ут веранданы юк иткән, йортның түбәсе һәм өлешчә эчке бүлмәләре зыян күргән.
27 май көнне 10.02 сәгатьтә Кузай авылында шәхси йортта янгын чыга.
Торак йортта янгын икәнен күршеләр күрә. Алар йортта хуҗабикә булуын белә, 1937 елда туган хатын-кызга урамга чыгарга ярдәм итә.
Янгынның гомуми мәйданы 48 кв. метр тәшкил иткән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа