Реклама
Янгын мәйданы 15 кв. метр тәшкил иткән.
17 февраль көнне 101 нче янгын сагы номерына Әлмәт районы Тихоновка авылындагы янгын турында хәбәр килә. Авылның Елга урамы, 46 нчы йорт территориясендә урнашкан гаражда янгын чыкканлыгы ачыклана.
22.35 сәгатьтә ир-ат гәүдәсе табылган (шәхесе билгеләнә).
Янгын 22.42 сәгатьтә сүндерелгән.
Янгынның сәбәбе ачыклана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз