Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Узган ел Әлмәт районы территориясендә 440 янгын булган

Татарстанда Яңа ел яллары вакытында булган янгыннарда 11 кешенең гомере өзелгән. 

2020 елда Әлмәт муниципаль районында 440 янгын очрагы теркәлгән.  11 кеше үлгән, 1 баланың гомере өзелгән, 15 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 

Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге янгыннар килеп чыкмасын өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәклеген искәртә. 

 Төзек булмаган электр белән җылыту приборларын кулланмаска һәм аларны кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмаска кирәк. Электрга тоташтырылган җылыту приборларын тәрәзә пәрдәләре, обойланган диварлар һәм башка тиз янып китүчән әйберләр янына куярга ярамый. Өйдән чыгып киткәндә электр приборларының уттан алынганын карарга кирәк. Электр белән җылыта торган приборларны кулланганда аларны янмый торган материалдан эшләнгән махсус әйбергә куярга кирәк.


Өйдә балаларның үзләрен генә калдырмагыз. Аларның күз алдыннан шырпы, зажигалка, шәмнәрне алып куегыз. Балаларга мичне, газ плитәсен кабызырга, электр көнкүреш приборларын эшләтергә кушмагыз. Аларга учак ягарга, уеннарда шырпы, зажигалка кулланырга ярамаганлыгын аңлатыгыз һәм аларны һәрдаим күзәтеп торыгыз.


Кыш көне караңгы тиз төшә. Электр утын күбрәк тотабыз. Электр чыбыклары, розетка һәм яндыргыч-сүндергечләрнең төзеклеген карап, төзексезлекләрне рәтләтеп куярга кирәк. Өйләрдә электр исәпләгечләренә үз белдегең белән ясалган саклагычларны (жучки) кую катгый тыела, төзек булмаган электр приборларын кулланырга ярамый. Бер розеткага берничә электр җиһазын тоташтырып, электр челтәренә артык көчәнеш китермәскә кирәк. Электр челтәрендә телефон чыбыкларын куллану бик куркыныч. Электр чыбыклырының телефон һәм радио чыбыкларына, радио һәм телеантенналарга, агач ботакларына, түбәгә тиюенә юл куймаска кирәк. Гомумән, электр чыбыклары белән сак булу сорала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса