Әлмәт таңнары

Әлмәт балыкчылары боз астына киткән

Алар өчәү булган, бер балыкчы коткарылган.

Шимбә көнне коткаручылар Түбән Кама һәм Чистай районнары чигендәге Каратай авылы янында Шушма елгасында боз астына киткән балыкчыларны эзләү операциясен башлаганнар.


Шул ук кичтә ярда бер ир-ат табыла. Ул мотовездеходның багажнигында булган, шуңа күрә ярга чыга алган.

Реклама


30 ноябрьдә коткаручылар Шушма елгасында боз астына киткән балыкчының мәетен тапканнар. НТР 24 балыкчыларның Әлмәттән килүен хәбәр итә.


ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өченче балыкчыны эзләү дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: