Әлмәт районында янгын вакытында хатын-кыз гәүдәсе табылган
Кичә шәһәрнең янгын сүндерү-коткару хезмәтенә Әлмәт районы Ямаш авылындагы янгын турында хәбәр килә.
Анда авылның Совет урамында урнашкан бүрәнәдән эшләнгән шәхси йорт януы турында әйтәләр.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкынның бөтен йортны чолган алганлыгы күренә.
Янгын мәйдәны 96 кв. метрны тәшкил иткән. Фаҗига урынында 1934 елгы хатын-кыз гәүдәсе табылуын хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Йорт янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоном җайланма белән җиһазландырылмаган булган. Һәлак булган хатын-кыз даими рәвештә бу йортта яшәмәгән.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа