Әлмәт таңнары

28 яшьлек егет һәлак булды

Hyundai Elantra автомобиле руле артына утырган егет машина йөрү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Ул Менделеевск юлында каршы як полосага чыга һәм "Камаз" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә бәрелешү иномарканы элеккеге хәрәкәт полосасына ыргыта, биредә ул Nissan Qashqaiга килеп төшә. Hyundai шоферы урында ук һәлак була, калган зыян күрүчеләр шифаханәгә озатыла. Яңа ел бәйрәме көннәрендә Татарстан юлларында 70 эре авария теркәлгән. Аларда 7 кешенең гомере өзелгән, 103 е яраланган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим