Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әтисен балачагын искә төшереп үтергән

Чакыруга килгән табиблар күп җәрәхәтле 40 яшьлек ир-атны күрәләр.

Әгерҗе кешесенең янәшәсендә пычаклы кулы канга баткан 23 яшьлек егет тә була. Яраланган ир-ат урында үк үлә. Экспертлар аның тәнендә пычак белән ясалган 10 яра саныйлар. Егет полиция хезмәткәрләренә әтисе һәм танышлары белән бергә эчеп утыруларын сөйли. Сүз иярә сүз чыгып алар әтисе белән бәхәсләшә башлый. Егет әтисенә кечкенә чагында аны тәрбияләү белән шөгыльләнмәвен төрттерә. Балачактагы үпкәсен пычак белән белдерә. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса