Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Көндәшләрен яклаганга әнисен үтергән

Үз анасын пычак кадап үтергән һәм тагын ике кешене үтерү белән янаган 34 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.

Фаҗига 24 октябрьдә Биектау районындагы бер авылда була. Гаиләдә бәйрәм вакытында йорттагы бер күрше тавышланмауларын сорап, кисәтү ясый, полициягә хәбәр итү белән дә яный. Ир-ат аның белән сүз көрәштерә башлый, күрше ханым иренә шалтыратып, ярдәм сорый. Танышы белән килеп җиткән күршегә ир-ат пычак белән ташлана, икесенә дә пычак белән кадый. Улын тынычландырырга теләп анасы яраланган ир-атлар белән улы арасына кереп баса. Әмма ул әнисенең күкрәгенә берничә тапкыр пычак белән кадый. Нәтиҗәдә 54 яшьлек хатын үлә.

Калганнарга тиз генә фатирга кереп качу мөмкинлеге туа һәм алар полиция чакырта. Яраланган ир-атларны исә шифаханәгә озаталар.

Тоткарланган ир-ат үз гаебен танымаган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса