Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Зәй янындагы һәлакәттә Зәй кызы һәлак булган

Зәй янында автобус белән булган һәлакәттә Зәй шәһәреннән 24 яшьлек Мария Галимова һәлак булган.

Кыз Самара медицина университетын уңышлы тәмамлап, кулына өр-яңа диплом алып әти-әнисе янына кайта торган булган. Транзит автобусына утырып кайтучы кыз Зәйгә якынлашуларын вакыт-вакыт хәбәр итеп торган. Әти-әнисе үз машиналарында аны үзәк урамга чыгып каршы ала торган булганнар. Соңгы хәбәр Якты Күл авылы яныннан килгән. Көтеп утыручы ата-ана бервакыт нәрсәдер януын күреп алган һәм шунда ашыккан. Кыз исән кала алмаган. Әнисе фаразлавынча, ул үзе котыла алган да булыр иде, тик ул кешеләрне коткарырга тырышкандыр. Кыз реаниматолог булырга, кешеләрнең тормышын саклап калырга хыялланган, ординатурада укуын дәвам итәргә теләгән булган. Үкенечле үлем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса