Юристны урлаганнар
Полиция 29 яшьлек юристны урлаучы төркемне тоткарлаган.
Юристны Түбән Новгородта пистолет белән куркытып, көчләп машина утыртканнар һәм Казанга алып килгәннәр. Аны урлаучылар корбаннарыннан 3 миллион сум акча таләп иткәннәр. Җинаятьчеләрне акча артыннан юрист белән кабаттан Түбән Новгородка кайткач тотканнар. Алар 20 дән 42 яшьлек Казан һәм Мәскәү кешеләре булып чыккан, дип яза "Вечерняя Казань".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа