Яшел Үзәндә зур шартлау булган [+ФОТОЛАР]
24 октябрь көнне төнге сәгать 10 нарда Яшел Үзән шәһәренең Сәйдәш урамында урнашкан 10 катлы йортта зур фаҗига булган - 5 каттагы фатирларның берсендә газ шартлаган.
Көчле шартлау урынына кичекмәстән барлык ярдәм күрсәтү хезмәтләре һәм хакимият вәкилләре килеп җиткән, дип яза "Зеленодольская правда". Шартлау көченнән хәтта подъездлардагы барлык ишекләр бөгелеп беткән, ә бер фатирдагы келәм исә балар мәйданчыгына ук барып төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа