Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Яр Чаллыда яшәүче 16 ел бергә гомер кичергән күршесен үтергән

Агымдагы елның 10 нчы гыйнварында Яр Чаллы каласы торак йортларының берсендә баскыч мәйданчыгында баш сөяге ватылып үлгән 48 яшьлек ир-ат гәүдәсе табыла.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче өлеше (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаять кылуда шикләнелеп, зыян күрүченең 52 яшьлек күршесе тоткарланган. Үтерүгә катнашы булуын ир-ат тулысынча таныган һәм 16 ел дәвамында гаиләләренең бергәләп 2 бүлмәле фатирда яшәве турында әйткән. Ир-атлар арасында даими рәвештә ызгышлар булып торган. Фаҗига көнне, алкогольдан исерек хәлдә, алар янә мөнәсәбәтләр аңлаша башлаган һәм подъездга чыккан, биредә шикләнелүче күршесенең башына чүкеч белән суккан. Зыян күрүче баскыч буйлап тәгәрәп киткәч, ул аның артыннан төшеп, тагын берничә тапкыр суккан. Нәтиҗәдә, зыян күрүче урынында җан биргән.

Якын арада тикшерү судка шикләнелүчегә карата сак астына алу чарасын сайлау үтенече белән мөрәҗәгать итәчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә РФ ТК ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса