Янгында ир белән хатын үлгән
Бүген төнлә шәхси йортта чыккан янгында ир белән хатынның гомере өзелә.
112 хезмәтенә хәбәр кергәннән соң Бөгелмәнең Деповская урамындагы 13 нче йортка янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә агач йорт тулаем янып, түбә ишелгән була. Хәрабәләр арасыннан 69 яшьлек ир белән 70 яшьлек хатын-кызның мәетләре табыла. Янгын сәбәпләрен ачыклау бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа