Янгында ир-ат гомере өзелгән
Янгын сүндерүчеләр килгәндә агач йорт ялкын эчендә була.
Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында яшәүчеләр йорт эчендә 54 яшьлек хуҗаның булуы ихтималын әйтә. Соңрак аны үлгән килеш табалар. Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа