Янган фатирда асылынган кеше тапканнар
Бер-хатын кыз "01" диспетчерына шалтыратып, фатирына керә алмавын әйтә. Ә фатир тәрәзәсеннән төтен ургылып чыга торган була.
Ул төшке аш вакытында эш буенча чыгып китүен, өйдә кайнатасы калуын сөйли. Кайната эчтән бикләнгән булып чыга. Йортка килгән Чаллы экипажы өченче каттагы фатирга югары баскычтан күтәрелә. Бүлмәләрнең барысы да сөремгә баткан була, ә залда уртага өелгән әйберләр яна. Коридорда алар асылынган ир-атка - хатын-кызның кайнатасына тап булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа