Җәяүлене таптатучыларны җәзага тартканнар
Әлмәт ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Валерий Гыйздәтуллин билгеләп үткәнчә, юл-транспорт вакыйгалары күп була торган көн якшәмбе икән.
Аеруча иртәнге 2 дән 3 сәгатькә кадәр аралыкта аварияләр күп теркәлә. Әлмәт юлларында һәлак булучыларның 30 проценты ДТП булган төбәктә яшәмәүче шоферлар гаебе белән өзелгән. Быелның җиде аенда районда җәяүлеләр таптауның 23 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 2 кеше үлгән, 21 кеше имгәнгән. Күпчелек шоферлар җәяүлеләргә юл бирмәгән. Җәяүлеләр урамны аркылы чыга торган урында 7 кешене таптатканнар. Гыйнвар-июль аенда андыйларга карата 996 административ эш кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа