Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Яңа ел кичендә әлмәтле янып үлгән

31 декабрь көнне янгын сүндерүчеләргә ярдәм сорап 96 тапкыр шалтыратканнар.

40 чакыру ялган булып чыккан. Янгын сүндерчеләр кичә Татарстанда 16 янгынны сүндергәннәр. Өч кеше һәлак булган. Шуның берсе әлмәтле. Нефтьчеләр урамындагы фатирда кичке сәгать сигез тирәсендә янгын чыга. Саксыз тәмәке тартуы аркасында 50 яшьлек ир-атның киеменә ут каба. Нәтиҗәдә аның гомере өзелә. Үлүчеләрнең икенчесе Бөгелмәдән. Аның да үлеменә тәмәке тарту сәбәпче булган. Өченче корбан тәтешле. Ул бүген 3 сәгать 15 минутта чыккан янгында һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса