Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Ветеранны кыйнаган егетнең кемлеге ачыкланган

Шушы көннәрдә 84 яшьлек сугыш ветеранын үтергәнче кыйнаганнар дигән шау-шулы хәбәр таралган иде. Бу фаҗига белән хәтта "Пусть говорят" тапшыруы да кызыксынган.

Баксаң, ветеранны 32 яшьлек ике бала атасы кыйнаган! 13 октябрь көнне Чаллыдагы ветеран йортында яшәүче хатын янына (әбинең оныгы) бер ир килә. Ул үләннән ясалган спиртлы төнәтмәләрдән эчемлек ясап эчәргә тәкъдим итә. Әби яшьләргә шелтә белдергәч, ир аны кыйнарга тотына. Бик күп гематомалардан әбинең баш мие селкенә. Хәзер ул авыр хәлдә сырхауханәдә ята. Йөри дә, сөйләшә дә алмый.

Ирне кулга алырга кирәк, - ди хәзер Чаллы полициясе һәм прокуратура. Бу иргә ниди җәза бирерләр, анысын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса