Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Улы белән үзен шартлатмакчы булган

Улы белән үзен шартлатырга маташкан 28 яшьлек ир-атка карата жинаять эше кузгатылган.

Ютазы районының Урыссу бистәсендә яшәүче әлеге ир исерек хәлендә әнисенә үзен шартлатырга теләвен әйтә һәм алты яшьлек улын алып дачага китә. Анда ул пропанлы 80 литрлы газ баллонын ача да, ут кабыза. Шартлау нәтиҗәсендә өй түбәсе җимерелеп төшә һәм янгын башлана. Шартлаудан соң баланың үзенә бинаны ташлап чыгарга мөмкин була. Вакыйга булган урынга килгән янгын сүндерүчеләр медицина хезмәткәрләрен дә чакырталар. Зыян күрүчеләрне шифаханәгә озаталар. Әлеге җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Иргә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса