Укытучысын гарип калдыра язган
Тәнәфес вакытында коридордан йөгереп барган укучы укытучысын аяктан ега.
Бу Чаллы мәктәбендә була. Егылган 30 яшьлек укытучы үзе генә аякка баса алмый. Ярдәмгә килгән медицина хезмәткәрләре мөгаллимәне умыртка сөяге сынмаган микән дип шифаханәгә алып китә. Бәхеткә, рентген аның имгәнүен генә күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа