Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Укучы-трансгендер үзенә кул салган

15 яшьлек яшүсмер кыз булып дөньяга килүеннән канәгать булмаган.

Имеш, ул үзен егет кеше итеп хис итә һәм ниндидер табигать ялгышлыгы аркасында аның җаны хатын-кыз гәүдәсенә бикләнгән. Бу сүзләр уйдырма булып яңгырауга карамастан, әлеге хәл чынлыкта булган.
Чит илләрнең берсендә яшәүче кыз бу зур хатаны бетерү өчен тиз арада паспортын алмаштырып ир-ат исеме алырга була, тик закон буенча бу 16 яшь тулгач кына мөмкин икән.
Бераз вакыт узгач, яшүсмер гаиләсе белән мәктәпкә барып шушы вәзгытьне сөйләгән һәм аңа киләчәктә Лео исеме белән дәшәргә сораган. Укытучылары, дуслары моны хуплаган. Тик дәрес вакытында укытучыларның берсе аны элеккечә кыз исеме белән дәшеп такта янына чакырган. Бу хәл баланың йөрәгенә бик каты бәргән һәм ул ярсып, бөтен дөньяны күрә алмыйча йортына кайтып бүлмәсенә бикләнгән. Күпмедер вакыттан соң гаиләсе аның үле гәүдәсенә тап булган.
Алар бу хәлне бик авыр кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса