Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Укучы кызны башта эчертә, аннан көчли

Күңелне өшетерлек вакыйгалар теркәлеп тора.

Чаллыда яшәүче 28 яшьлек ир-ат балигъ булмаган кызны көчләүдә шикләнелә."Челнинские известия" хәбәр итүенчә, 14 яшьлек кыз дусты белән урамда була. Аның белән саубуллашкач тукталышта калган кыз үзенең акчасыз булуын һәм телефонының зарядкасы утыруын белә. Шулчак аның янына таныш булмаган адәм килә. Проблемасын ишеткәч, танышына шалтырата һәм кызны өенә кайтарып куюын сорый. Әмма ярдәмгә килүче ир-ат юл уңаенда кибеткә кереп спиртлы эчемлек ала һәм аны кызга да тәкъдим итә. Кыз исерә төшкәч, аны өенә алып кайтып көчли. Аннан соң кызга таксига акча бирә. Полиция ир-атны кайнар эздән тоткарлый. Ул элек тә хөкем ителгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса