Төзелештә кран авып, тулы бер гаилә үлгән [+ФОТО, ВИДЕО]
Тикшерү органнары тарафыннан фаҗиганең килеп чыгуында шикләнелүче 3 кеше кулга алынган.
Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты тикшерү барышын үзе күзәтә. Фаҗига Омскида 26 октябрь кичендә булган. Җирле вакыт белән 5 ләр тирәсендә урамга аркылы төзелеш краны ауган. Бу кайбер машиналардагы видеокүзәтүгә дә эләккән. Кран юлдагы ике машина өстенә авып, аларны изгән. Җиңел автомобильдә Богдановлар гаиләсе - ике олы кеше һәм ике бала булган. Машинадагыларның берсе - бала гына исән калган. Соңрак кран астында калган "Соболь" машинасы йөртүчесенең дә хастаханәдә вафат булуы хакында хәбәр ителә. Тикшерү эше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа