Туй фаҗига белән тәмамланган
Кайгылы һәм шатлыклы вакыйга бер көнгә туры килгән.
7 октябрь көнне Питрәч-Янсуар юлының 18 километрында "ВАЗ-2112" белән "Дэу Джентра" машиналары бәрелешкән. Билгеле булганча, икенче машинада утыручылар туйга ашыга торган булган. Бәрелешү нәтиҗәсендә 23 яшьлек пассажир урында ук дөнья белән хушлашкан.
Хәзерге вакытта бу урында тикшерү эшләре уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа