Төнлә бер кыз үз-үзенә кул салган
Казанда кичә фаҗигале хәл була.
Төнге сәгать өчтә 16 нчы кат тәрәзәсеннән бер кыз сикереп төшеп үлә. 21 яшьлек Александра башкалага Вятка Аланыннан килгән булган. Фаразларга караганда, ул элек тә йөргән егете белән ачуланышкан саен үз-үзенә кул салырга маташкан. Бу юлы ахыры аянычлы тәмамлана. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа