Телефоннан язышкан өчен кызны балконнан ыргыткан
31 яшьлек казанлы социаль челтәр аша 23 яшьлек кыз белән таныша.
Ул кыз янына Яшел Үзәнгә кунакка бара. Яңа танышлар спиртлы эчемлекләр кулланып сөйләшеп утыралар. Берара егет кызның телефон аша башка ир-атлар белән язышып утыруын сизә. Кунакка бу ошамый һәм ул кызга кисәтү ясый. Бер-ике көннән кызның тагын шулай язышуын күргәч казанлы ярсый һәм кызның башына шампан шешәсе белән суга, аннан 9 кат балконыннан ыргыта. Кыз шифаханәдә үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа