Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Татарстанда ашыгыч ярдәм фельдшерына пациент һөҗүм иткән

Чаллыда ашыгыч ярдәм фельдшерына һөҗүмнең иткәннәр.

"26 комплекста яшәүчеләрнең берсе чакыртуы буенча ашыгыч ярдәм машинасы урынга юл тоткан. Санитар автомобильнең салонында исерек хәлдәге пациентны караган вакытта, соңгысы фельдшерның башына суккан. Шуннан соң вакыйга урынына полиция экипажы килгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре каршында пациентка ярдәм күрсәтелгән.

Баш сөяге яраланган фельдшерны шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Әңгәмәдәш фельдшер кызның хәзер больничныйда булуын хәбәр итте. "Хәзер аның белән психологлар эшли, чөнки ул физик кына түгел, ә психологик зыян да алган. Бу вакыйгадан соң аның эшенә кире кайтачагы турында берни дә әйтә алмыйм", - дип өстәде Сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле.

http://shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса