Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Татарстанда аракы эчү ике кешенең янып үлүенә китергән

Санаулы минутлар эчендә ут камап алына һәм 16:12 сәгатькә сүндерелә.

Васильево бистәсендәге шәхси йортта янгын вакытында ике кешенең үлеменә исерткеч эчемлек сәбәпче булган. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр кизү бүлегенә кичә, 11 гыйнварда, 15:41 сәгатьтә керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бер катлы агач йортның эчен ут камап алган, чормага да "сикергән" була.

Янгын сүндерелгән вакытта йорт эчендә бер-бер артлы 1954 елгы хатын-кыз һәм 1961 елгы ир-атның үле гәүдәсе табып алына.
Ачыкланганча, шул көнне йорт хуҗабикәсе янына таныш ир-ат килә. Хатын-кыз бу йортта биредә теркәлмәгән улы белән яшәгән. Алар бергәләшеп иртәдән үк кәеф-сафа корып утырган. Кичкә таба хуҗабикәнең исерек улы диванга ятып тәмәке тартырга булган. Диванга, пәрдәләргә ут капкан. Ир-ат исереп йоклап яткан әнисен һәм кунакны да онытып, өйдән чыгып качкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса