Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Татарстанда 5 бала тәрәзәдән егылып төшкән

5 очракның икесендә үлем очрагы, өчесендә авыр җәрәхәтләр теркәлгән.

Татарстанда май ахыры-июнь башында 5 тәрәзәдән егылып төшү очрагы (шуларның икесе үлем очрагы, өчесендә авыр җәрәхәтләр) теркәлгән.

Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкиле матбугат хезмәтендә ата-ана вазифасын тиешенчә башкармау өчен административ җаваплылык каралуын җиткерәләр. Моннан тыш, гаепле ата-аналарга яки баланы кайгыртырга тиешле башка затларга Җинаять кодексының 125 ("Куркыныч булган урында калдыру"), 156 ("Балигъ булмаган бала тәрбиясе белән шөгыльләнмәү") маддәләре буенча җаваплылык каралган.

Ведомствода педагоглар, психологлар һәм Эчке эшләр органнары вәкилләре белән җыелышлар үткәрү, куркынычсызлык чараларын булдыру турында фикерләшү кирәклеге җиткерелә.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса