Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Тагын фаҗига – балыкчы боз астына киткән

Әлеге вакыйга шаһитлары әйтүенчә, балыкчының ау чаңгылары киеп балыктан кайтып килеше булган.

Әлеге күренеш Чистай мебель фабрикасы микрорайоны тирәсендәге су алу урынында кичә була. Эзләү шунда ук башлана. Әмма төшә башлаган эңгер-меңгер аңа комачаулый. Алай да кичке сәгать унга кадәр балыкчыны эзлиләр. Балыкчының гәүдәсен бүген сәгать 11 дә табалар. Фаҗигагә юлыккан балыкчы Чистайда яшәүче 75 яшьлек кеше булып чыга. Ул иртә белән балыкка киткән булган һәм көчле буран аркасында юлны югалтып, ярга барып җитә алмый бәкегә төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса