Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Табибка аткан 85 яшьлек бабай бер тапкыр да өйләнмәгән булган

Тукай районының Яңа Мусабай авылында яшәүче Мисбах Сәләхетдинов табиб Андрей Железновны махсус көтүен сөйләгән.

Ул бармагын имгәтеп 4 нче поликлиникага килгәндә, әлеге шифаханәгә беркетелмәгән булган. Табиб аңа үзәк район шифаханәсенә барырга киңәш иткән. Соңрак пенсионер башкача аңлатма биргән. Имеш, табиб кабул итү вакытында бабайдан баш киемен салуын сораган, ул баш тарткач, кабинеттан чыгарга кушкан. Пенсионер шуннан бирле аңа үпкәләп йөргән. Танышлары Мисбах Сәләхетдиновның мәчеткә йөрүен, бик ачык, аралашучан булуын сөйләгән. Авылдашларының һаман да бу хәлгә ышанасы килми. Пенсионер беркайчан да өйләнмәгән булган, шәһәрдәге фатирын туганнарының улларына калдырып, авылга өлкән апасы янына яшәргә кайткан. Апасына хәзер 91 яшь икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса