Суга батучыны тапканнар
Кичә коткару службасы пультына Идел елгасында суга батучы кеше хакында хәбәр кергән була.
Бу хәл Васильево бистәсеннән ерак булмаган урындарак була. Ир-ат балыкка киткән җиреннән кайтмаган. Ул балык тотып утырган җирдә аның сумкасы һәм майна табылган. Итекләре дә шушында булган. Суга батучының гәүдәсен водолазлар таба. Ул Яшел Үзәндә яшәүче 56 яшьлек ир-ат булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа