Станок татарстанлының кулын өзгән
Вакытында медицина ярдәме күрсәтелсә дә, хезмәткәргә куркыныч зыян килә.
Бу фаҗига бүген төнлә "Камаз" заводында була. Станок тулысынча туктап бетмәгән килеш, 3 нче разрядлы хезмәткәр аны чистартырга керешә. Бу вакытта аның кулы станок эченә кереп китә. Хәзер әлеге очрак буенча тикшерү башланган. "Камаз" ның генераль директоры Сергей Когогин бу хезмәткәргә максималь ярдәм күрсәтәчәкләрен белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа