Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Шоферга машина мае эчерткәннәр

Хәзер үзләренең таксопарк шоферына мәҗбүри рәвештә бер стакан машина мае эчерткән абыйлы-энеле 30 һәм 27 яшьлек, шулай ук тагын бер 30 яшьлек таксопарк хуҗаларына җинаять эше кузгатылган.

Казанлылар берничә маддә буенча гаепләнә. 2013 елда ук аларның берсе бер шоферны резина тукмак белән кыйнап, үзенә 400 мең сум бурычы дип кәгазь язарга мәҗбүр итә. Күпмедер вакыттан соң шоферга машина мае эчертә һәм тагын кыйнап аннан 800 мең сум түләвен таләп итә. Узган ел инде алар өчәүләп шофердан 1 миллион сум сорый башлыйлар һәм тагын җәберлиләр. Нәкъ шушындый ук алымны башка шоферга карата да кулланалар. Үзеннән 200 мең сум таләп ителгән шофер хәтта үз-үзенә кул салмакчы булган. Ярый әле канда яткан ирен хатыны күреп ала. Әлеге банданың мондый алымыннан 6 шофер зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса