Ростов-Донда 80нән артык торак йорт янган
Янгын аркасында 107 бина зыян күргән.
Ростов-Дондагы янгын100дән артык төзелеш корылмасына зыян салган. Алар арасында 80нән артык торак йорт та бар, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ростов өлкәсе Баш идарәсенә сылтама белән.
"Ачыкланган мәгълүматларга караганда, янгын 107 төзелеш корылмасына, шул исәптән 83 торак йортка зыян салган", - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа