Психоневрология диспансеры авырулары тереләй янып үлгән
Үлүчеләр саны 23 кә җиткән.
Воронежда зур фаҗига: янгын кичә кич интернат корпусын биләп ала. Бу вакытта анда 74 кеше була. Бинадан 55 кешене коткаралар. Медперсоналга зыян килми. Авыруларның көчле препаратлар тәэсирендә булганлыгы сәбәпле, эвакуацияләү озакка сузыла.
Янгын сүндерүчеләр ялкын белән 3 сәгать көрәшә. 600 кв. м. мәйданны биләгән әлеге корпус бөтенләй янып бетә. Хәзерге вакытта коткаручылар биредә тикшерү эшләре алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа