Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Полиция хезмәткәренең үлемендә яңа мәгълүматлар

Алабугадан 27 яшьлек Алия Дәүләтгәрәеваның үз-үзенә кул салуы дөреслеккә туры килергә мөмкин.

Аның ире элек колониядә эшләгән булган, ә хәзер колониядә утыра - наркотиклар өчен. Үз-үзенә кул саласы көнне Алия иртәнге 8 гә кадәр эш урынында булырга тиеш булган. Ә ул 5 сәгать 7 минутта машина җылытырга дип чыгып киткән. 7 ләр тирәсендә смена тапшырыр алдыннан аның эш урынында һаман юклыгын абайлап алганнар. Аны бинадан 15-20 чакрым ераклыкта урманлыкта табып алалар. Эчтән бикле «тугызлы» машинасының двигателе эшләп утыра торган була, салонда Алиянең мәете. Башында пулядан яра, кулында табель пистолеты. Көчләү эзләре юк.

Аның ирен колония территориясенә наркотиклар алып керергә маташканда тоткарлыйлар. Ул Киров өлкәсендә утыра. 4,5 елга хөкем ителгән.

Полиция хезмәткәре үләр алдыннан закон бозуга барган. Ул дежурлык сәгате беткәнче частьны ташлап чыгып китәргә һәм пистолетны бинадан алып чыгарга тиеш түгел. Үтерү маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса