Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

«Незамерзайка» гаепле?

Бергә яшәүче бер ир белән бер хатын янына дуслары килә дә, алар бергәләп өстәл артында эчеп утыралар.

Хәмер урынына автомобиль тәрәзәсен чистарта торган, халык телендә «незамерзайка» дип аталучы сыеклык куллана алар.

53 яшьлек хуҗа белән аның 45 яшьлек өйдәш хатынының үле гәүдәләренә күршеләре тап була һәм полиция чакырталар. Ә кунакка килгән 45 яшьлек адәм үзен начар хис итә башлагач урамга чыгып китә. Шуннан аны шифаханәгә алып китәләр. Полиция хезмәткәрләре аннан сорау алырга өлгереп кала. Әмма анысы да тиздән үлә.

Бу хәл Башкортстанда була. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса