Машинасы төбендә бер километрдан артык мәет өстерәп барган
Машина йөртүче тимер атының авырлык белән хәрәкәт итүен аңлавын, әмма сәбәбе турында башына да китермәвен әйтә.
Апатитыда җирле халык коточкыч вакыйга шаһиты була, бер машина мәет өстерәп бара. Аны юлдагылар туктатырга мәҗбүр була.
Машинада бәрдерүгә хас зыян килүләр күзәтелми. Хуҗа кеше исә бернәрсә дә сизмәвен әйтә, машнасының авыр баруын "ручной" тормозга сылтый. Узып баручы машиналар сигнал биргәнгә күрә генә туктавын белдерә. Хәзер оператив төркем тикшерү уздыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа