Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Марсельнең үлеме турында өстәмә мәгълүматлар билгеле [+ПРЕЗИДЕНТка хат]

Егетнең туганнары Татарстан Президентына да хат язган булган.

17 яшьлек студент өеннән чыгып китеп, кире әйләнеп кайтмады... Аны үле килеш тапканнар иде... Хәзер ачыкланганча, егетне Казан читендә асылынган килеш табып алганнар. Марсельнең туганнары хәтта социаль челтәрдә Татарстан Президентына да хат язып караган булган. Шуңа да карамастан эзләү нәтиҗәләре аяныч тәмамланды...

Егетнең үле гәүдәсен табып алгач та, әтисе хокук сакчыларына мзрәҗәгать итә.

- Бу үз-үзенә кул салу да булырга мөмкин. Миңа фаҗига булган урында хат та булган диделәр, әмма мин аны әле күрмәдем, - ди ул.

Аның әйтүенчә, Марсель Интернетта уеннар белән артык нык мавыккан. Соңгы арада "игроман"га әйләнеп китүен дә яшерми әти кеше. Әти-әнисенең аны биздерергә, укуга җәлеп итәргә тырышуларына да уллары каршы килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса