Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә мунча янган

Бу хәл Тихоновка бистәсендә булган.

Янгын хакында хәбәр 3 гыйнварда 18 сәгать 20 минутта килеп ирешә. Коткаручылар килеп җиткәндә Вишневская урамында урнашкан йортның мунчасын ут тулысынча камап алган була инде. Аның мәйданы 12 кв. метр тәшкил итә. 6 берәмлек техника, 17 кеше янгынны тиз арада сүндереп, утның алга таба таралуына комачаулык итә.
Шәһәребезнең 27 нче янгын сүндерү бүлеге белгечләре фикеренчә, мондый фаҗигане булдырмый калу үзебезнең кулдан килә. Моның өчен бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Бигрәк тә яккан мичне, электр челтәренә тоташтырылган приборларны караучысыз калдырмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса