Әлмәтле хезмәттәшен үтерүдә гаепләнә
Әлмәттә яшәүче 36 яшьлек ир-атны суд 15 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Ул Чистайда алып торган бер фатирда хезмәттәшләре белән кәеф-сафа корып утырганда берсе белән бәхәскә керә һәм аның күкрәгенә пычак белән алты тапкыр кадый. Икенче хезмәттәше аны туктатырга маташа, ләкин әлмәтле аңа да пычак белән кадый. Алган яралардан зыян күрүченең беренчесе реанимациядә үлә, икенчесе терелә. Хәзер әлмәтле 15 ел гомерен каты режимлы колониядә уздырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа