Әлмәт районында юл һәлакәтендә яшь гаиләнең гомере өзелгән
Юлда чираттагы аянычлы хәл теркәлде.
Казан-Оренбург юлының 209 километрында Volkswagen Polo машинасы тизлекне арттырып каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Җиңел машина белән 30 яшьләр тирәсендәге ир-ат идарә иткән. Шулай ук аның белән 27 яшьлек тормыш иптәшенең дә булганы билгеле. Алынган җәрәхәтләрдән аларның гомере урында ук өзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа