Әлмәт районында тагын юл һәлакәте
Коткаручыларның бердәм номерына һәлакәткә эләккән машинада бер егет кысылып калуы турында хәбәр керә.
Авария Әлмәт-Лениногорск юлының 5 километрында була. "Хонда" белән "Лада" машинасы бәрелешкән.
Коткаручылар машина эченнән 21 яшьлек егетне чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм машинасына тапшырганнар. Хәзерге вакытта аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа