Әлмәт-Мөслим юлында авария, зыян күрүче бар
Кагыйдәләрне төгәл үтәү дигән әйбер җәяүлеләргә дә кагыла шул...
Фаҗига пәнҗешәмбе кич була. Мөслимнән Әлмәткә таба баручы Хундай Солярис автомобилендә хәрәкәт итүче 1986 елгы ир-егет 1973 елгы җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Ханым юлда йөрү кагыйдәләренең 4.1 пунктын бозып юлдан автомобиль хәрәкәте юнәлешендә барган була. Өстәвенә, аның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар да булмый. Бәхеткә, ханым исән кала, аны хастаханәгә озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа