Кызын кыйнаган атаны хөкем итәләр
Баланың әнисе ирен уятып, сабыйны тынычландыруын сорый.
25 яшьлек казанлы баланы тынычландыра алмагач, аны кыйный башлый. Көчле сугудан сабыйның башы имгәнә һәм шифаханәгә озатыла. Тикшерү атаның кызын берничә тапкыр кыйнавын ачыклый. Хәзер аны өч маддә буенча гаеплиләр. Прокурор аны 20 ел катгый режимдагы колониягә җибәрүләрен сораган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа