Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Күрәчәгең булса: Татарстанда 17 яшьлек кызның гомере фаҗигале рәвештә өзелгән

6 нчы зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре кызның гәүдәсен 3-4 метр тирәнлектә, елгадан 50 метр ераклыкта тапкан.

6 нчы зона эзләү-коткару төркеме һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Яр Чаллыда Мәләкәс елгасыннан 17 яшьлек кызның суга баткан гәүдәсен табып алган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суга баткан кыз турындагы хәбәр Тукай районы һәм Яр Чаллының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бүген 15.08 сәгатьтә килеп ирешә. Пляж коткаручысы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәренә кызның рөхсәт ителмәгән урында коенганын әйткән.

6 нчы зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре 250 квадрат метр су төбен тикшергән һәм 3-4 метр тирәнлектә, елгадан 50 метр ераклыкта кызның гәүдәсен тапкан.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса