Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Коточкыч: тиктомалдан сигез кешене атканнар!

Чокырга очкан автомобильне чыгарып маташкан бер төркем кешеләрне билгесез затлар видеокамерага төшерә башлый, шул ук вакытта бәлагә тарыганнардан усал көләргә дә онытмыйлар.

Әлбәттә, бу очракта гауга чыкмый калмый. Тавыш чыгуга сәбәпче булган зат төркемдәге ир-атның башына ата. Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар, ә җиде кешелек компания яралы дусларының автосервисына китә. Булган хәлне сөйләшеп торган арада, остаханәгә маска кигән кешеләр килеп керә һәм ут ача. Нәтиҗәдә зыян күрүчеләрне авыр хәлдә хастаханәгә озаталар. Беренче ир-атның үлүе билгеле. Бу вакыйга Башкортстанның Салават шәһәрендә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса