Коточкыч сан: 98 җәяүле үлгән
Шуның кадәр җәяүле быел Татарстан юлларында һәлак булган.
Узган ел белән чагыштырганда җәяүлеләр үлеме 13 кешегә арткан. Иң кызганычы шунда, юл һәлакәтләренең 70% ы җәялеләрнең үз гаебе белән барлыкка килгән. Төнлә фаҗигаләрнең күбрәк булуын да искәртеп узарга кирәк.
Әлмәттә быел 4 бала юл һәлакәтендә үлде. Якынча 30 кешенең гомере юлларда өзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа